Центральная библиотека

ХӘБИР ИБРАҺИМ белән очрашу

Язның тәүге бәйрәме 8 март-Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен уңаеннан Апас Үзәк китапханәсендә “Язлар матур гүзәл затлар белән” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Әлеге чарага кунак булып якташыбыз, язучы-драматург, шагыйрь, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, композитор ХӘБИР ИБРАҺИМ кайтты.
Райондашларыбызны, китапханәбез каршында эшләп килүче “Сердәш” һәм “Сүнмәс дәрт” клубына йөрүче апаларыбызны бәйрәм белән котлап кунагыбыз матур җырларын башкарды. Матур шигырьләр, нәфис сүз, юмор белән үрелеп барган кичә һәркемдә онытылмас тәэсирләр калдырды.