Аналардай изге ич ул – Кадерлик без туган телне!
21 февральдә ДӨНЬЯКҮЛӘМ ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге Халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максатыннан оештырылган.
Апас Үзәк китапханәсендә дә әлеге көнгә багышланган чара узды. “Аналардай изге ич ул – Кадерлик без туган телне!” дип аталган интеллектуаль уен Апас урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары катнашында барды. Укучылар ике командага бүленеп туган телебез- татар теленә багышланган төрле биремнәр үтәделәр. Әлеге биремнәр үз эченә татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәшһүр язучыларын һәм телен сыйдырган иде. Төрле кызыклы биремнәр арасында барган фикер алышулар да чараны тулыландырып җибәрде. Укучылар “Татар теленең киләчәге бармы?”, “Татар теле яшәсен өчен нишләргә кирәк?”, “Нәрсә ул туган тел?” кебек сорауларга җавап биреп, үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Үзләренең чыгышларында алар татар телен яратуларын, хөрмәтләүләрен белгерттеләр. Татар милләтеннән булып, татар телендә аралаша алулары белән, туган телләре нәкъ тә ТАТАР ТЕЛЕ булуы белән горурлануларын җиткерделәр.