ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ АТКАЗАНГАН МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЕ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ АТКАЗАНГАН МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЕ
26 ел гомерен китапханә хезмәтенә багышлаган Апас Үзәк китапханәсенең методик-библиографик бүлеге хезмәткәре Галяутдинова Гөлсем Хатыйп кызы күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ия булды. Әлеге мәртәбәле бүләкне аңа ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов
тапшырды.
Хөрмәтле коллегабызны әлеге мактаулы исемне алуы белән чын күңелдән тәбрик итеп, аңа алга таба да хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек, имин тормыш телибез!