Центральная библиотека

Ленинград. Блокада. Хәтер!

2025 ел илебездә Ватанны саклаучылар елы итеп игълан ителде. Димәк районыбызда күпчелек чаралар әлеге темага бәйле булып узачак.
Шундый чараларның тәүгесе Апас Үзәк китапханәсендә 27 нче гыйнвар көнне булып узды. Бөек Ватан сугышы җиле илебезнең һәрбер гаиләсенә кагылып узган, һәрбер гаиләгә дә зур югалтулар, авырлыклар алып килгән. Безнең һәм бездән соң килгән буынның сугыш елларын, әлеге елларды булган мөхим вакыйгаларны онытырга хакы юк. Шул максат белән оештырылган “Ленинград. Блокада. Хәтер!” дип исемләнгән чара Ленинград блокадасы өзелүгә 81 ел тулу уңаеннан оештырылган иде.
Апас урта мәктәбе укучылары һәм Аграр көллият студентлары катнашында узган әлеге очрашу бик эчтәлекле һәм матур узды. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Ленинград блокадасы турында зур күләмле мәгълүмат тупланган иде һәм әлеге мәгълүмат чарада катнашучыларга бик үтемле итеп җиткерелде. Кичәне Апас урта мәктәбе укучылары үзләренең чыгышлары белән бизәделәр: герой шәһәр һәм андагы авыр еллар, ачлык, якыннарын югалтучы ленинградчылар турында сөйлэделәр. Күп еллар балаларга тарих фәннәре нигезләрен өйрәткән зур хөрмәткә лаек укытучы Гөлнур Хәйдәр кызы Насибуллина да әлеге авыр еллар турында сөйләп чараны тагын да тулыландырды. Гөлнур Хәйдәр кызы бүгенге көндә районыбызда Ленинград блокадасын үз күзләре белән күргән, шул еллардагы авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән ике райондашыбыз белән дә таныштырып китте. Укучылар чарада чыгыш ясаучыларның һәрберсен зур кызыксыну белән тыңладылар.
Үткәннәрне онытмау, барлау, батырларны искә алу, укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү әлеге чараның төп максаты иде. 1945 елның маенда илебезгә килгән җиңү нинди югалтулар, авырлыклар бәрәбәренә килгәнне бездән соң килгән буын да белергә һәм зур сынаулар аша узган илебез белән горурланырга тиеш дип уйлыйбыз.