Гөлнур Айзатның “Җиһаннур” китабы презентациясе
20 декабрь көнне Апас Үзәк китапханәсе районыбызның горурлыгы, якташыбыз, күпкырлы талант иясе, шагыйрь, прозаик, күпсанлы китаплар, матур җырлар һәм шигырьләр авторы Гөлнур Хәлилрахман кызы Айзатуллованың өр яңа “Җиһаннур” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсен үткәрде. Әлеге кичәгә язучының якыннары, иҗатташ дуслары, авылдашлары, китапханәчеләр һәм районыбызның китап укучылары җыелды.
Иң мәртәбәле кунаклар исәбендә, әлбәттә инде, яңа китапның төп героинясы булган Җиһаннур апаның Алабугадан хәтле кайткан кызлары булдылар. Кичә Гөлнур Айзат иҗат иткән моңлы җырлар белән үрелеп барды. Аларны Энҗе Камалова, Рәйсә Идиятова, 30 елдан артык очучы булып хезмәт иткән бик күп конкурслар җиңүчесе, җырчы, баянчы, искиткеч матур һәм көчле тавыш иясе Әхтәм Җамалиев, Апас Халык театры җитәкчесе Земфира Мөхәммәтшина башкарды. Китапханәбез хезмәткәре Гөлинә Муллахметова башкаруында Җиһаннур апаның иң яраткан җырларының берсе “Ком бураны” җырын тамашачылар, шулай ук, бик җылы кабул иттеләр.
Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Болгар хәйрия фонды җитәкчесе, автор башкаручы Фәрид Фәиз улы Мифтаховның чәчәк бәйләме һәм күчтәнәчләр белән әлеге чарага кайтуы – кичәбезне тагын да бизәде. Ул авторны яңа китабы белән тәбрик итеп матур теләкләрен җиткерде. Шулай ук чарабызның кунакларын хөрмәт итеп, якташыбызны якын итеп килгән кунагыбыз – Апас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәсип улы Мингазиев та Гөлнур Хәлилрахман кызына һәм аның иҗатына карата җылы сүзләрен ирештерде, районыбызның мәдәният бүлеге исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды.
Кичәдә “Җиһаннур” повестеннән өзек тә күрсәтелде. Әлеге өзекне тамашачыга З.Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге Апас Халык театры артистлары Ранис Сәйфетдинов һәм Диана Новоселова җиткерделәр.
2024 ел – Гаилә елы ахырына якынлашкан көннәрдә әлеге чараның узуы бик урынлы булды дип саныйбыз. Чараның шундый тирән эчтәлекле, җылы һәм матур узуы белән чын күңелдән горурланабыз. Киләчәктә дә мондый чаралар дәвамлы булсын иде.