Еллар саен данлый бу бәйрәм Гүзәл кеше – әни кешене!
Һәр ел саен килә бу бәйрәм
һәр көн туган кояш шикелле.
Еллар саен данлый бу бәйрәм
Гүзәл кеше – әни кешене!♥
21 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә әниләр көненә багышланган “Йөрәктән – йөрәккә” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмнең кунаклары “Сердәш” һәм “Сүнмәс дәрт” клублары әгъзалары иде.
Чарадагы һәр чыгыш әниләргә мәдхия булып яңгырады. Бу темага язылган җырларны катнашучылар бергәләп башкардылар. Бәйрәм кичәсе төрле конкурслар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең махсус кунагы – Морзалар китапханәчесе Гөлназ Солтановна барлык тыңлаучыларны үзенең гармунда уйнавы белән сокландырды.
Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр! Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен! Исән-сау булыгыз!