Равил Булатов белән очрашу
Китапханәдә язучылар белән очрашу – ул һәрвакыт бәйрәм. Ә китап укучылар өчен популяр булган якташ язучы белән очрашу – икеләтә бәйрәм, чөнки мондый хис-кичерешләр гомер буена истә кала.
Күптән түгел якташыбыз – танылган җырчы, мәзәкче, шагыйрь Равил Булатовның “Үтеп барышым” дип аталган өр-яңа китабы дөнья күрде. Шул уңайдан, китапханәбездә аның белән күптән көтелгән очрашу кичәсе узды.
Китапны тәкъдим итү кичәсенә авторның хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, туганнары, аның иҗатын яратучы райондашларыбыз җыелды. Кичә барышында тамашачылар Равил Булатовның яңа шигырьләре белән танышты. Чарага кайткан махсус кунак – күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина да якташыбызның иҗатына уңай бәя бирде. Күпсанлы чыгышлардан соң, иҗат сөючеләр язучы белән аралашты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Очрашу күмәк рәвештә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Кичә җылы һәм рәхәт дулкында үтте. Әлеге очрашу бары тик уңай тәэсирләр калдырды һәм күпләр өчен кызыклы ачыш булды дип ышанып калабыз.