Центральная библиотека

Үзәк китапханәдә мәртәбәле кунаклар

Бүген эшлекле сәфәр кысаларында Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов һәм Татарстанның “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов китапханәбез белән танышты.

Мәртәбәле кунаклар бездәге уңай мохиткә, китапханә эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.