Центральная библиотека

“Бер хыялым бар иде…”

10 нчы сентябрь көнне Апас Үзәк китапханәсе янәдән мәртәбәле кунакларны кабул итте. Районыбызның китап укучылары белән очрашуга бик күп шигырьләр, матур җырлар авторы, якташыбыз – Зур Болгаер авылы егете, Апас якташлык җәмгыятенең актив әгъзасы – Гаптелганиев Рафис Гаптелбари улы үзе кайтты.
“Бер хыялым бар иде…” дип исемләнгән кичәдә Рафис Гаптелбариевичның авылдашлары, сыйныфташлары, районыбызның төрле авылларында яшәүче китап укучылар, җитәкчеләр катнашты. Очрашу якташыбызның тормышы, иҗаты турында әңгәмә рәвешендә барды. Авторның сүзләренә иҗат ителгән җырлар әлеге кичәне тагын да тулылындырды. Тамашачыларга Рафис әфәнденең һәр сорауга төгәл итеп, шул ук вакытта юмор хисен дә кулланып җавап бирүе бик ошады. Киләчәктә дә бүгенгедәй матур һәм җылы очрашулар насыйп булсын иде.