Центральная библиотека

Буыннардан-буыннарга күчә барыр сезнең даннар…

Хәзерге буын яшьләре сугыш китергән авырлыкларны кинолардан карап, китаплардан укып кына белә. Утлы көннәрнең кайтавазы күңелләрдә саклансын өчен китапханәбездә сугыш чоры балалары белән очрашу үткәрелде.  Нәбиуллин Мәгъзүм Гашыйк улы һәм Тимеркәева Даимә Хөснулла кызы килгән кунакларыбызга үзләренең авыр балачак хәтирәләрен сөйләделәр. Шулай ук кичәдә “Бердәм Россия” һәм “Яшь гвардиячеләр” бүлекләре әгъзалары да катнашты. Күңелләрне нечкәрткән, яраларны кузгаткан очрашу булды бу…