Шәҗәрә ул – үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә
Татар халкында җиде буын бабаңны белү фарыз гамәлләрнең берсе булып санала. Шул уңайдан китапханәбездә шәҗәрә төзү буенча мастер класс узды. Китапханәчеләр Апас мәктәбенең 8 сыйныф укучыларына шәҗәрә төзүнең серләрен, нечкәлекләрен җиткерде, аларны шәҗәрә төрләре белән таныштырдылар. Китапханәбезгә чакырылган махсус кунагыбыз – районыбызның башкарма комитетының архив бүлеге мөдире – Идиятуллина Алсу Шәүкәт кызы үз эшчәнлеге турында сөйләде. Соңыннан һәрбер укучы үз нәселенең шәҗәрәсен төзеде. Иң зур нәсел агачын төзегән укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.