Центральная библиотека

Әхлак һәм дин тәрбиясе – күңел хәзинәсе

Татарстан Республикасының хөрмәтле абыстае, якташыбыз, танылган вәгазьче Сәйдә абыстай Аппакова Апас үзәк китапханәсенә кунакка кайтты.  Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән әлеге очрашуда Сәйдә абыстайның  әдәп-әхлак, ир-хатын мөнәсәбәтләре,  яшь буынны дөрес тәрбияләү  турында биргән киңәшләре һәркемнең  күңеленә хуш килде. Китапханәбез кунагы тамашачыларның сорауларына җавап биреп кенә калмыйча, төрле хәлләрдән чыгу юлларын өйрәтте һәм аларга ачыклык кертте. Аның аек акылы, тирән гыйлеме, үтемле сүзе, тапкырлыгы-зирәклеге барчабызны гаҗәпләндерде дә, сокландырды да.