Центральная библиотека

Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем…

21 нче февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Апас үзәк китапханәсендә көн дәвамында “Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә төрле телләрдә бастырылган китаплар урын алды һәм теләге булган һәркемгә әлеге китаплар белән якыннан танышырга мөмкинлек тудырылды. Даими китап укучыларыбыз белән беррәттән яшь буын вәкилләре дә китапханәбезгә килеп китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән туган телебезгә багышланган видеороликлар белән таныштылар