“Авыл яши”
Умартачылык – кызыклы һәм мавыктыргыч, әмма бик нечкә һәм күп тырышлык сорый торган шөгыль. Рәсми мәгълүматлар буенча, Апас районы Зур Күккүз авыл җирлегендә 26 хуҗалыкта 475 умарта оясы исәпләнә . Ата-бабадан килгән эшне буыннан-буынга тапшыручы нәселләр дә бар. “Авыл яши” пилот проекты кысаларында Зур Күккүз китапханәсендә шул авыл җирлеге умартачылары белән “Умартачылык серләре” исемле тематик кичә үткәрелде.
Тәҗрибәле умартачы Тагиров Айрат Гали улы катнашында узган киңәшмәдә сүз умартачылык тармагының бүгенге торышы, яшь башлангыч умартачының нинди проблемалар белән очрашуы; умартачылык кебек бизнесның уңай һәм тискәре яклары, шулай ук умартачылык продукциясен җитештерүне арттыру һәм аны экспортлау, яңа буын пестицидлар кулланганда экологик иминлек шартларын үтәү мәсьәләләре каралды.
“Авыл яши” темасы буенча ясалган презентациядә терлекчелек, умартачылык, бакчачылык, җир эшкәртү серләре, авылыбызда матур эшләре белән дан тоткан эшмәкәрләр турында мәгълүмат тупланган иде.