Дини тәрбия
Киләчәк буынга рухи мирас, әдәп-әхлак кагыйдәләрен тапшыру максатыннан Үзәк китапханәдә Рәис Сафин китабы буенча төзелгән “Аллаһка мәдхия” дип исемләнгән китап презентациясе узды. 1 мәхәллә “Рамазан мәчете” шәкертләре оештырган кичәдә әлеге китаптан шигырьләр укылды, мөнәҗәтләр әйтелде. “Сәләт”балалар иҗаты үзәгенең “Мушкетерлар” түгәрәгенә йөрүче балаларның ихлас чыгышлары һәр кунакның күңеленә үтеп керде.