Авыл яши
Авылларны саклап калуга, аларны яшәтүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Авыл яши – Деревня живет» проекты кысаларында Үзәк китапханәдә КФУ һәм Аграр көллият студентлары белән очрашу узды. Очрашуда бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләр: авыл җирендә матди файда китерә торган шөгыльләр, үз хезмәтеңнән табыш алу турында сүз барды. Студентларны республика күләмендә авылларны, фермерлык, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, яңа төр эшчәнлек башлаучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән программалар белән таныштырдылар.