Тату гаилә – ныклы нигез ул.
Белгәнебезчә , 2024 ел – Россиядә Гаилә елы Үзәк китапханәдә Бердәм гаилә көне уңаеннан “Тату гаилә – ныклы нигез ул” дип исемләнгән гаилә укулары узды. Бу җылы очрашуга иң актив китап укучы Хөсәеновлар, Хәбибуллиннар, Садриевлар һәм Солтанбековлар гаиләләре чакырылган иде. Кунакларыбыз гаилә традицияләре белән уртаклашты, ныклы, тату гаилә булып яшәүнең серләрен ачты. Шунысы да кызыклы: Талип һәм Фәрдия Хөсәеновлар, Рафаэль һәм Наҗия Солтанбековларның танышу урыны китапханә булып чыкты
Очрашуга килгән балалар да бәйрәмнән читтә калмады – алар уеннарда актив катнашып, белемнәрен сынадылар. Кичә ахырында барлык катнашучылар да Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде