Центральная библиотека

Фестиваль “Шэпсани2024”

Яңа еллар белән котлап,
Сәламнәр бирик әле!
Зур шатлыгыбыз бар иде
Сезгә дә сөйлик әле:

Әллә безнең шундый тырыш,
Шәп икәнне белделәр –
Бик зурлап, Казанга чакырып,
Библиобус бирделәр!

Апаста түгел илдә юк,
Безнең кебек сөенгән –
“КилКитап” дигән доставка
Эшли башлый бүгеннән!

Библиобуска утырып,
Дыңгычлап китап төяп,
Апас урамнары буйлап
Чыгып китәбез җилләп!

Китапханә юк авыллар,
Тоже китапсыз калмый!
Бензин дә кирәкми аңа,
Солярка да сорамый.

Кар бураннары туздыра,
Күрә калсаң читләп уз!
Апас! Үзәк китапханә!
Вперёд, Библиобус!!