Яңа елны каршы алу кичәсе
Китапханәбез каршында эшләп килүче “Сердәш” клубы әгъзалары – Апасыбызның иң уңган, иң актив апалары күңел ачты биредә. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән программада матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле уеннар оештырылган иде. Бәйрәмнең төп кунаклары – Кыш бабай белән Кар кызы да бәйрәмгә ямь өстәде. Яна ел фотозонасы кунакларның күңеленә аеруча хуш килде. Бәйрәм киче чәй табыны артында дәвам итте.