“2023 ел – Россиядә Укытучы һәм остаз елы”
“2023 ел – Россиядә Укытучы һәм остаз елы” уңаеннан Үзәк китапханәдә “Укытучы! Нинди горур исем!” дип аталган кичә узды. Очрашуда мөхтәрәм кунаклар: Апас районында хезмәт иткән укытучылар династияләре вәкилләре, атказанган укытучылар һәм Апас урта мәктәбенең яшь укытучысы катнашты. Кичәбезнең кунаклары тәҗрибәләре белән уртаклашты, укучыларга үзләренең матур теләкләрен җиткерде.