ӘНКӘЙЛӘРГӘ БЕЗНЕҢ ЙОЛДЫЗЛАРДАН, Я КОЯШТАН ҺӘЙКӘЛ САЛЫРЛЫК…
Апас Үзәк китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан узган чара быел беркемне дә битараф калдырмады. Аның башка кичәләрдән үзенчәлеге шунда иде – бу юлы әлеге бәйрәмгә махсус операциядә катнашучы батыр егетләребезнең әниләре чакырылды.
Чарада район башлыгы урынбасары Хантимиров Л.Т, мәдәният бүлеге җитәкчесе Мингазиев Р.Х. катнашып, аларга котлау сүзләрен җиткерде. Әниләр, намусларына тугры калып, илебезне сакларга киткән батыр уллары турында сөйләделәр, гуманитар ярдәм күрсәтүче райондашларыбызга рәхмәт сүзләре ирештерделәр. Егетләрнең фотолары белән үрелеп барган видеороликлар кичә кунакларына аеруча нык тәэсир ясады.
Бәйрәм уңаеннан әниләр хөрмәтенә җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләнде, изге теләкләр әйтелде.