Центральная библиотека

Тормышымның алтын көзе

Китапханәбездә 3 октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
“Тормышымның алтын көзе” дигән исем астында узган чарага китапханә каршында оешкан “Сердәш”, “Сүнмәс дәрт” түгәрегенә йөрүче өлкәннәребез кунак итеп чакырылды. Бәйрәм кичәсе шигырьләр, җырлар, нәфис сүзләр белән үрелеп барды. Өлкәннәребез “Бер яшьлектә – бер картлыкта” дип аталган бәйгедә теләп катнашып, үзләренең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген тикшерделәр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. “Яз яме чәчкә белән, көз яме – җимеш белән” исемле күргәзмәбез дә кунакларыбызда зур соклану уятты.