Центральная библиотека

25 август – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне

1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш,  Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Ахмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) башы чабыла.  Фашист балтасы астына ятканда да горурлыкларын югалтмаган каһарманнар мәңгегә халык йөрәгендә.