Центральная библиотека

«Киң мәйданга илаһи көч — шигырь килә» шигърият кичәсе

Апас районында җәй айларында һәр атнаның чәршәмбе кичендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан “Зәлидә”  кичәләре оештырыла. Чираттагысы 12 июль көнне  китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Апас ял паркында узды. Әлеге чара шигърияткә багышланган иде. Кичәбездә Апас районында яшәп иҗат иткән җирле шагыйрь һәм шагыйрәләребезнең иҗат җимешләре укылды. Алар иҗат иткән шигырьләргә язылган җырларны да тамашачы бик җылы кабул итте. Күпләргә таныш булган  шигырь язучы райондашларыбызның чыгышыннан тыш, әле тәүге тапкыр үзләренең шигъри тәлгәшләре белән уртаклашучы райондашларыбызны да күрергә мөмкин иде биредә. Үзләренең кабатланмас тирән эчтәлекле шигырьләрен һәрбер автор үзе укыды, шулай ук чарага килә алмый калган авторларның шигырьләре дә үз урынын алды әлеге очрашуда.