Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
8 июль көнне илебез “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”н билгеләп үтә. Шул уңайдан Апас үзәк китапханәсендә “Ата-беләк, ана-йөрәк” дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Чарада Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның гаиләләре, якыннары катнашты. Алар үзләренең якыннарының хәлләре, бүгенге тормышлары турында сөйләделәр. Төрле кызыклы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр. Очрашуда шулай ук районыбызның мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, районыбызның “Алга” яшүсмерләр үзәге бинасында оешкан “Алтын кулы фәрештәләр” Апас районы волонтерлар клубы әгъзалары катнашты. Алар үзләре фронтка теккән кирәк-яраклар белән һәм әлеге эшне оештыру тарихы белән таныштырдылар. Гаиләләр белән аралашу үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлинә Муллахметова башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук райондашыбыз Зәйнәп апа Яруллинаның махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә багышлап язган шигыре дә бик урынлы булды. Ә Рамилә апа Ахметзянованың яңа гына үз теләге белән Украина җирләренә чыгып киткән улы Алмаз Нигъматуллинга багышлап иҗат иткән шигыреннән күзләргә яшьләр килде.
Апас үзәк китапханәсе коллективы илебезне яклап махсус хәрби операциядә катнашкан һәрбер гаиләгә сабырлык, түземлек һәм исән имин килеш шатлык белән якыннарын каршы алуларын теләп кала.