Районда Үзәк чыршыны ябу тантанасы узды
Иске Яңа ел көнне Апас паркында китапханәчеләр Үзәк чыршыны ябу тантанасы уздырдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев район башлыгы исеменнән котлау сүзләрен җиткерде һәм гуманитар ярдәм җыюда ярдәм итүчеләрне, иң матур чыршы бизәүчеләрне бүләкләде.
Шулай ук районда беренче тапкыр «Шәпсәни» креатив чана бәйгесе үткәрелде. Һәр оешма үзе әзерләп килгән чананы тау янына тезеп куеп, матур күргәзмә тәкъдим итте. Бәйге беренче генә тапкыр оештырылса да, күңелле, мавыктыргыч иде. Соңыннан әлеге үзенчәлекле чаналарга утырып тау шудылар.
Чыршыны ябу чын мәгънәсендә кышкы һәм бәйрәмчә килеп чыкты. Күңелле уеннар һәм биюләр, креатив чаналар балаларны да, олыларны да битараф калдырмады. Бәйрәмнең төп геройлары-Кыш Бабай, Кар кызы, убырлы карчык, куяннар 2023 елга һәркемгә уңышлар теләделәр.
В канун Старого нового года в парке пгт Апастово состоялось торжественное закрытие Центральной новогодней ёлки. Руководитель исполнительного комитета Алмаз Тугушев от имени главы района поздравил жителей с праздником, вручил благодарственные письма активистам в сборе гуманитарной помощи, а также вручил дипломы и денежные призы победителям конкурса на лучшее новогоднее оформление территорий.
Также первый раз в районе был проведен конкурс креативных санок «Шәпсани». Коллективы учреждений района подошли к конкурсу с творческой фантазией. Некоторые сани отличались интересной конструкторской подачей, другие креативной экипировкой, многие взяли за основу сюжеты известных народных сказок, мультфильмов и др.
Закрытие ёлки получилось по-настоящему зимним и праздничным. Веселые игры и танцы, креативные сани не оставили равнодушными ни детей, ни взрослых. Главные герои праздника – Дед Мороз, Снегурочка, Баба Яга, зайчики пожелали всем присутствующим удачного 2023 года.