«Апас районы укый» очрашу кичәсе
Безнең китап укучыларыбыз төрле яшьтә һәм кызыксынулары да төрлечә. Ләкин аларны китапларга булган мәхәббәт берләштерә.
Бүген Апас Үзәк китапханәсендә “Апас районы укый” дип исемләнгән кичәгә 2022 елның иң күп китап укучылары: Султанбеков Рафаэль, Тимеркаева Даимә, Яруллина Зәйнәп кунак булып килгәннәр иде. Алар Аграр көллият укучыларын китап укырга өндәп, яраткан китаплары турында сөйләделәр, китапның дөньяны танып белергә өйрәтүе турында аңлатырга тырыштылар.