“Тактадагы акбур белән язган һәрбер җөмлә безнең хәтердә”
25 гыйнвар – Россиядә Студентлар көне. Шул уңайдан Апас Үзәк китапханәсендә “Тактадагы акбур белән язган һәрбер җөмлә безнең хәтердә” исемле кичә узды. Очрашуга гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган мәртәбәле укытучылар: Насыйбуллина Гөлнур Хәйдәр кызы, Сагдиева Венера Зәки кызы, Ногманова Тәгзимә Мәгъдәй кызы, Хәбибуллина Гөлнур Харис кызы, бүгенге көндә Иске Йомралы төп белем бирү мәктәбендә укучыларга биология фәннәре нигезләрен өйрәтүче Мингазиева Әминә Зөфәр кызы чакырылган иде. Чараның төп сәбәпчеләре – булачак укытучылар: Бәдретдинова Диләрә Әнәс кызы, Сергеева Лилия Леонид кызы, Тимербаева Лилия Баграм кызы да Апас урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучыларына үзләренең киңәшләрен бирделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Журналист һөнәрен сайлаган – Ахманов Адель Айдар улы үзенең уку йортының үзенчәлекләре, студент тормышының кызыклы һәм катлаулы яклары турында сөйләде. 2023 ел Президент указы нигезендә “Укытучы һәм остаз” елы буларак билгеләнде. Шул уңайдан ике датаны берләштереп уздырылган әлеге чара укучыларга киләчәктә үзләренә дөрес һөнәр сайларга ярдәм итәр дип өмет итәбез.