Центральная библиотека

Квест-уен “Тел өчен көрәшергә түгел, сөйләшергә кирәк”

21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Апас Үзәк китапханәсендә аграр көллият укучылары өчен “Тел өчен көрәшергә түгел, сөйләшергә кирәк” дигән квест-уен үткәрелде. Укучылар бирелгән сүзләрдән шигырь юллары төзеделәр, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, китап киштәләре арасыннан тел турында әйтемнәр эзләделәр, сүзләргә тәрҗемә ясадылар һәм тагын төрле уеннарда катнаштылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.