Илне саклау – телне саклау да ул!
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ул – көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Шундый ир-атларыбыз катнашында Апас Үзәк китапханәсендә “Илне саклау – телне саклау да ул” дип аталган бик матур һәм эчтәлекле чара оештырылды. Аграр көллият студентлары белән очрашуга әфган сугышының шаһиты булган ветеран- Хайруллин Айдар Әнвәр улы да килгән иде. Шулай ук Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариаты вәкилләре: Гатиятуллин Илсур Рәшит улы, Валиев Марсел Миннегариф улы, газиз балаларын хәрби хезмәткә озаткан әниләр, күптән түгел үзенең хәрби бурычын намус белән үтәп кайткан Нигъмәтҗанов Илсур Ринас улы да очрашуда бик теләп катнаштылар.
Батыр уллар үстергән аналар балалары турында матур сүзләр сөйләделәр, күңелле вакыйгалар белән уртаклаштылар. Солдат райондашларыбыздан килгән хатлар белән танышканда чарада катнашкан һәркемнең күзләрендә яшь тамчылары күрергә мөмкин иде. Илсур Нигъмәтҗанов булачак солдатларга армиянең егет кеше өчен файдасы, уңай яклары турында аңлатты. Кичә әниләр һәм Айрат Айтуганов башкаруындагы бик матур җырлар белән үрелеп барды.