Центральная библиотека

«Баллы кирпечләрнең тәме»

Апас Үзәк китапханәсендә  талантлы якташыбыз, шагыйрә, язучы Гөлнур Айзатның “Баллы кирпеч” китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Китап районыбыз һәм аның үткәне белән бәйле булу сәбәпле, Апаслыларга ул бигрәк тә якын. Гөлнур Айзатның дуслары, туганнары, классташлары, иҗатын яратучылар, китап сөючеләр җыелган иде бүген. Гөлнур Айзат әсәрнең төп герое – әтисенең бабасы Ибәтулланың тормыш вакыйгалары турында сөйләде, иҗат итү серләре белән уртаклашты, автор башкаручы буларак оста итеп җырлады да, биеде дә. Китап бәйрәме матур хатирәләргә бай булды. Кичә Гөлнур Айзат сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.