Центральная библиотека

Үз буыныңны бел!

Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, дигән борынгылар . Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының чыгышын белә.

Бүген Апас Үзәк китапханәсендә тарихыбыз булган шәҗәрәләргә багышланган “Үз буыныңны бел” кичәсе узды. Бәйрәм матур театраль күренеш белән башланып китте. Ногманов Рәмис Госман улы, Хәсәнов Илсур Садри улы, Садыкова Гөлнара Нурулла кызы үзләренең гаилә шәҗәрәләре белән кунакларны, Аграр көллият студентларын таныштырдылар. Шулай ук Гатауллина Гөлназ Солтан кызы Морзалар авылының олы хөрмәткә лаек булган шәҗәрәчеләре, тарихчылары Габдрахман абый, Зәки абый, Талха абый Таһирҗановлар һәм аларның эшен дәвам иткән Шамил Назыйм улы Сөнгатуллин тарафыннан төзелгән авылның нәселләр шәҗәрәсен туплаган альбом белән таныштырды.

Шәҗәрәләр дәвамлы булсын, нәсел агачларыбыз мәңге яшел калсын.