Центральная библиотека

Тукай – шигъри чишмәбез!

26 апрель көнне Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның  тууына 137 ел тулуы билгеләп үтелә. Бүген бәйрәм уңаеннан Габдулла Тукай бюсты янында “Тукай – шигъри чишмәбез” дип аталган шигърият бәйрәме узды. Биредә шагыйрьне җылы сүзләр белән искә алып, олы хөрмәт белдереп, аның шигырьләре сөйләнде, җырлар башкарылды. Район башлыгы урынбасары Ленар  Тәлгать улы Хантимиров район халкын һәм барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, туган телебезне сакларга, Бөек Тукаебызны онытмаска чакырды. Бәйрәмдә төрле шигырь  бәйгеләрендә җиңүче балаларга дипломнар тапшырылды. Җирле шагыйрьләребез: Илнур Азизов, Рәсим Җәләл чыгышлары да һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм елдагыча Бөек шагыйребезнең “Туган тел” җырын башкару һәм Тукайның бюстына чәчәк салу белән тәмамланды