Калкан булып басты егетләр…
28 апрель көнне Апа үзәк китапханәсендә бик эчтәлекле һәм тирән мәгънәгә ия булган чара булып узды. Бу чара махсус хәрби операциядә катнашып батырларча һәлак булган районыбызның дүрт батыр улына багышланган искә алу кичәсе иде. Югары Ындырчы авылыннан Бакиров Рәдис Фирдүс улы, Олы Бакырчы егете Шафигуллин Илнар Дамир улы һәм Зур Күккүз авылы егете Хафизов Илфар Тәлгать улының туганнары, авылдашлары катнашса, Табар Черкене авылы егете Баранов-Орел Сергей Сергей улының кадерле әнисе үзендә көч табып әлеге чарада катнаша алды. Алар кичәдә катнашкан Апас аграр көллияте студентларына батыр райондашларыбыз турында бик җылы истәлекләре белән уртаклаштылар, матур шигырьләрен, күңелдән чыккан җырларын бүләк иттеләр. Илебез данын, тынычлыгын саклар өчен кулларына утлы корал алган батыр райондашларыбыз турында төрле видеоязмалар да каралды биредә. Зур Күккүз урта мәктәбенең 8 сыныф укучысы Яс Барыш авылы егете Гаязов Фаил Хафизов Илфарга багышланган бәет сөйләп узды. Билгеле инде, залдагы барлык кунак та әлеге чыгышны бик җылы кабул итте һәм күз яшьләрен тыя алмый тын да алмый тыңлады.
Очрашуыбызның темасы бик үк күңелле булмаса да, мондый чараларны һичшиксез үткәрергә кирәк дип уйлыйбыз. Яшь буын, киләсе буын үзенең кыю,батыр уллары, курку белмәс райондашларын танып белергә, алар белән һәрдаим горурланырга тиеш.