“Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурс-фестивале
13 май көнне Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурс-фестивале кысаларында Апас районы мәдәният көне узды. Театр фоесында районыбыз тарихын, бүгенгесен чагылдырган күргәзмәләр урын алды. Шулай ук Апас Үзәк китапханәсе әзерләгән күргәзмәләр кунакларда зур кызыксыну уятты.