Центральная библиотека

Тематический вечер “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә”

6 декабрь көнне Апас Үзәк китапханәсендә “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” дип исемләнгән бик матур һәм эчтәлекле чара булып узды. Очрашу күренекле  татар мәгърифәтчеләре, галим Ризаэддин Фәхретдин, Каюм Насыйри кебек шәхесләрнең яшь  буынны тәрбияләүгә, әдәп, әхлак, игелек кылуга өндәгән язмалары, әсәрләре турында сөйләшенде. Төрле авылдан  килгән дин әһелләре балаларны тәрбияләү алымнары белән уртаклаштылар. Чыгыш ясаучылар арасында тәрбиячеләр, татар әдәбияты укытучылары да бар иде. Алар да чарада катнашучылар белән  үзләренең тәҗрибәләрен уртаклаштылар, киләсе буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән киңәшләрен ирештерделәр.