Центральная библиотека

Тематический вечер “ Бөртекләп җыелган гомер”

Декабрьнең беренче декадасы инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Апас үзәк китапханәсе “Бөртекләп җелган гомер”дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Очрашуда районның сәләтле, көчле ихтыярлы, мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбыз катнашты: Иске Йомралы авылыннан Сафиуллина Сания Хәмидулла кызы, Апастан Азизов Илнур Мәнсур улы һәм  аның тормыш иптәше Азизова Фәнзия Илдар кызы, Морзалар авылыннан  Гатауллин Илшат Фәрит улы, шулай ук Галиакберов Марсель Марат улы. Алар –  берсеннән-берсе  сәләтле, ачык йөзле, аралашучан кешеләр. Илшат Гатауллинның тимердән ясалган кул эшләренә сокланып, җирле шагыйребез Илнур Азизовның әниләргә һәм тормышка багышланган шигъри тәлгәшләрен тыңлап кичәнең ни арада узып киткәнен дә сизми калдык.Үзенең бөтен гомерен балаларга математика фәненең нигезләренә төшендергән Сания апа Сафиуллинаның үзенең язмышы һәм бүгенгесе турында сөйләвен дә барлык катнашучы йотлыгып тыңлады. Кичә барышында алар үзләренең яраткан эшләре, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, Апас урта мәктәбе укучыларына һәм Аграр көллият студентларына ихлас теләкләрен җиткерделәр.  Безнең кунаклар тормышны яратырга, авырлыклар алдында югалмаска, көчле рухлы булырга өндәделәр. Китапханә һәм “Бердәм Россия” партиясе исеменнән мөмкинлекләре  чикле булган  райондашларыбызга  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 Первая декада декабря отмечается как декада инвалидов. В связи с этим Апастовская центральная библиотека провела тематический вечер “ Бөртекләп җыелган гомер”. На встрече присутствовали талантливые, волевые, с ограниченными возможностями жители района. В ходе вечера они рассказали о своих любимых делах, быте и обычаях, свои искренние пожелания и предложения высказали учащимся Апастовской средней школы и студентам аграрного колледжа. Наши гости призвали любить жизнь, не теряться перед трудностями, быть сильными духом. От имени библиотеки и партии “Единая Россия” им были вручены памятные подарки.