Центральная библиотека

Встреча с поэтессой, писателем, предпринимателем Равилей Шайдуллиной-Мурат “Җилләр җиргә аклык тарата”

Апас Үзәк китапханәсендә шагыйрә, язучы, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина-Мурат белән “Җилләр җиргә аклык тарата” дип исемләнгән очрашу булды. Кичәнең хөрмәтле кунаклары – укучы күңеленә үтеп керә алган язучы Равилә Шәйдуллина-Мурат һәм Милли китапханәнең фәнни-методик бүлегенең өлкән китапханәчесе Җамалиева  Зәйнәп Абугали кызы иде. Равилә Шамил кызы – киңкырлы шәхес: профессиональ аш-су остасы, Казан шәһәрендәге берничә ресторан һәм кафе хуҗасы. Эшендә көчле, нык характерлы Равилә ханым – табигате белән нечкә күңелле, шигъри җанлы шәхес. Равилә Шәйдуллина-Мурат очрашуга килгән укучыларны “Карт шомырт хатирәсе” әсәренең язылу тарихы белән таныштырды. Китап сөючеләр әлеге әсәр буенча фикер алыштылар, язучыга андагы геройларның прототиплары, язмышы турында сораулар бирделәр. Китапханә хезмәткәрләре, шигърият, әдәбият сөючеләр катнашындагы кичә әниләр көненә дә багышланган иде. Аларга багышлап матур җыр, теләкләр яңгырады.

 В Апастовской Центральной библиотеке состоялась встреча с поэтессой, писателем, предпринимателем Равилей Шайдуллиной-Мурат под названием “Җилләр җиргә аклык тарата”. Почетными гостями вечера были –  писательница Равиля Шайдуллина-Мурат и главный библиотекарь научно-методического отдела Национальной библиотеки Замалиева Зайнап Абугалиевна. Равиля Шайдуллина-Мурат – многогранная личность: профессиональный кулинар, владелица нескольких ресторанов и кафе в Казани. Равиля Шайдуллина-Мурат познакомила пришедших на встречу читателей с историей создания произведения “Карт шомырт хатирәсе”. Читатели задавали писателю вопросы о прототипах и судьбах героев. Вечер с участием библиотечных работников, любителей поэзии и литературы также был посвящен Дню матери. В их честь прозвучали красивые песни, красивые пожелания.