Центральная библиотека

Мастер-класс «Яулыгым — йөз аклыгым»

2022 ел — Россия халкының мәдәни мирас елы булып билгеләнде. 2022 елның май аенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Шул вакыйгалар кысаларында Апас үзәк китапханәсендә «Яулыгым — йөз аклыгым» дип аталган мастер-класс узды. Очрашуга Апас урта мәктәбеннән 10 нчы сыйныф кызлары, Аграр көллиятеннән 16 нчы группа кызлары, китапханә каршында эшләп килүче «Сердәш» клубына йөрүче апаларыбыз чакырылган иде. Очрашуда татар халкының милли киемнәре булган: күлмәк, читек, калфак турында сөйләп үтелде. Кичәнең икенче яртысында Хасанова Лилия Илгизәр кызы һәм Хатыпова Альбина Илгизәр кызы тарафыннан яулык бәйләү буенча мастер-класс күрсәтелде.