Тематический вечер «Саулыгым — байлыгым»
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Апас үзәк китапханәсендә «Саулыгым — байлыгым» дип исемләнгән тематик кичә узды. Очрашуга Апас үзәк хастаханәсенең хатын кыз табибы Алсу Рәшит кызы Аглямова һәм теш табибы Рәмзия Әлфрид кызы Давлетшина чакырылган иде. Алсу Рәшит кызы үзенең чыгышында Аграр көллиятенең 1 курс кызларына хатын кыз организмы, аның үзенчәлекләре, шәхси гигиена, җенси өлгерү турында аңлатса, Рәмзия Әлфрид кызы тешләрне ничек саклау, аларны һәрвакыт контрольдә тоту турында сөйләде. Кичәдә катнашкан укучылар табибәләргә үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр, кунакларыбыз шул сорауларга бик теләп җавап бирделәр.