Тематический вечер «Нәүрүз — яз бәйрәме»
Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан 25 март көнне Апас Үзәк китапханәсендә «Нәүрүз — яз бәйрәме» дип аталган кичә узды. Җырлы-биюле уеннар, табышмаклар 8 нче сыйныф укучыларының күңелендә матур мизгелләр калдырды. Ахырдан кунаклар «карга боткасы» һәм коймаклар белән сыйландылар.