Мөнәҗәтләр һәм бәетләр әйтү кичәсе «Мөнәҗәтләр – халкыбызның җан авазы…»
Мөнәҗәтләр һәм бәетләр – халкыбызның җан авазы. Шуңа күрә без аларны белергә, өйрәнергә һәм киләчәк буынга тапшырып калдырырга бурычлы. Шушы максат белән 4 март көнне Апас Үзәк китапханәсендә «Мөнәҗәтләр – халкыбызның җан авазы…» дип исемләнгән мөнәҗәтләр һәм бәетләр әйтү кичәсе булып узды. Кичәбезне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Рәүхәт кызы Сафина ачып җибәрде. Очрашуда катнашучылар мөнәҗәтләр һәм бәетләрнең әһәмияте һәм кирәклеге турында фикер алыштылар. Урта Балтай авылыннан килгән кунаклар – “Рәйхан” фольклор ансамбле бик мәгънәле мөнәҗәтләр башкарды. Кунаклар арасын да мөнәҗәт әйтергә теләк белдерүчеләр булды. Кичәнең икенче өлеше бәетләргә багышланган иде. Вәлиуллина Миләүшә апа үзенең мәрхүм булган кызы Ландышка багышлап иҗат ителгән бәетне укыганда һәр катнашучының күзләре яшь белән тулды. Барлык кичәдә катнашкан хатын-кызларыбызны якынлашып килүче 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.