Туган тел һәм Шигърият бәйрәме “Тукай йолдызлыгы барда, Татар мәңге калачак”
Габдулла Тукай бюсты янына “Тукай йолдызлыгы барда, Татар мәңге калачак” дип аталган Туган тел һәм Шигърият бәйрәме узды. Бәйрәмне башлап, Апас районы мөхтәсибе - Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм Татарстан мөслимәләр берлегенең Апас районындагы филиалының җитәкчесе - Венера Зәки кызы Сәгъдиева чыгыш ясадылар. Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Абзал улы Тугушев район халкын бәйрәм белән котлады. Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Госман улы Ногманов, Апас балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Гаяз улы Хисамов, җирле шагыйрьләребез: Руцилә Садриева, Илнур Азизов һәм Рәсим Җәләл чыгыш ясадылар. Бәйрәм барышында “Кояшкай” һәм “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләренең, Халыкара Габдулла Тукай исемендәге сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесендә җиңүче балаларның Тукай шигырьләрен сөйләүләре һәркемнең күңеленә үтеп керде. Муллахметова Гөлинә, Вавилова Рамилә башкаруындагы моңлы җырлар белән үрелеп барган бәйрәм елдагыча Бөек шагыйребезнең “Туган тел” җыры һәм Габдулла Тукайның бюстына чәчәк салу белән тәмамланды.