Центральная библиотека

Вечер - встреча с воинами афганцами "Тынычлык дип тибә йөрәгем!"

Апас Үзәк китапханәсендә “Тынычлык дип тибә йөрәгем” дип исемләнгән кичә узды. Район хәрби комиссары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Наил Шәүкәт улы Зантимеров, чакырылыш бүлеге җитәкчесе Вәлиев Марсель Миннегариф улы укучыларга хәрби хезмәт турында сөйләделәр. Ил каршындагы бурычларын үтәп кайту – хәрбесенең изге бурычы икәнен аңлаттылар. 1987-1987 елларда Әфган иилендә хәрби хезмәттә булган Айдар Әнвәр улы Хәйруллин кичәгә килүчеләрне бәйрәм белән котлап, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты, төпле киңәшләрен бирде. Кунакларыбызның һәрберсе булачак солдатларны кыю, тәвәккәл булырга өндәде. Кичә Роза Мухаметсафина Башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды.