Центральная библиотека

Литературный вечер "Туган тел - милләт нигезе"

21 февраль — Халыкара Туган тел көне уңаеннан Апас үзәк китапханәсендә «Туган тел - милләт нигезе» дип аталган әдәби кичә үтте. Кичәдә Аграр көллияте укучылары, берничә телне камил белгән Салахова Суфия Губайдулловна һәм Салахова Галия Рахимовна катнаштылар. Кунаклар укучыларда туган телгә карата ярату, хөрмәт хисен тудыру максатыннан бик мәгънәле чыгыш ясадылар. Туган телебезне югалтмаска, аны сакларга өндәделәр. Очрашу «Туган тел» җыры белән тәмамланды.