Литературно - тематический вечер "Алтын каләмле журналист"
Апас үзәк китапханәсендә якташ язучыбыз, публицист — Мәрди Рафиковның тууына 95 ел булу уңаеннан искә алу кичәсе узды. Кичәдә якташыбыз белән бергә хезмәт иткән, аның белән таныш булган кунаклар катнашты. Ә иң кадерле кунак - Мәрди аганың олы кызы Алсу ханым булды. Кичә барышында алар укучыларга Мәрди ага белән булган вакыйгаларны сөйләп киттеләр. Аның никадәр күпкырлы шәхес икәнен аңлаттылар. Музей хезмәткәре Эльмира Әнәс кызы үз чыгышында Мәрди Рафиков катнашында видеоязма күрсәтеп үтте. Бу кичә һәр катнашучының күңелендә матур ядкәрь булып уелып калсын иде.