Центральная библиотека

Беседа за круглым столом "Күңелле дә студент еллары"

25 гыйнвар - студент көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан Апас Үзәк китапханәсендә "Күңелле дә студент еллары" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып үзды. Очрашуга Апас урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары һәм төрле уку йортларында белем алучы студентлар чакырылган иде. Кичә барышында студентларыбыз үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укучыларга файдалы киңәшләр бирделәр. Профессия сайлаганда нәрсәгә таянырга икәнен аңлаттылар. Әңгәмә барышында укучыларда да кызыклы һәм кирәкле сораулар барлыкка килде. Студентлар бу сорауларга бик теләп һәм тулы итеп җавап бирделәр. Без аларның барысына да укуларында зур уңышлар теләп, укуларын тәмамлагач узләре теләгән профессияләре буенча эшкә урнашуларын теләп саубуллаштык. Очрашу бик файдалы булып, күңелдә җылы тәэсирләр калдырды.