«Тиңе булмас кыйммәт мирас» тематик кичә
Апас Үзәк китапханәсендә «Сердәш» һәм «Сүнмәс дәрт» түгәрәгенә йөрүче өлкәннәребез белән Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында «Тиңе булмас кыйммәт мирас» исемле тематик кичә уздырылды. Бәйрәм матур җыр белән башланып китте. Кичәдә кунаклар халкыбызның онытылып барган йолаларын, халык җырларын, ретро җырларны искә төшерделәр, әби-бабаларыздан калган гореф-гадәтләре, аш-су серләре белән уртаклаштылар, кроссврод чиштеләр. Кичә барышында 2021 елга йомгак ясап, иң күп китап укычылар да билгеләнде. Аларга истәлекле бүләкләр, үзәк китапханә исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.