Тәрбияви кичә "Ислам - тынычлык дине"
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел уңаеннан Апас үзәк китапханәсендә "Ислам - тынычлык дине" дип исемләнгән тәрбияви кичә узды. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, мөслимәләр берлеге рәисе Венера Сәгьдиева аграр көллият укучыларына ислам диненең дуслыкка-татулыкка, әдәп-әхлакка өндәве турында сөйләделәр.