Татарча диктант
10 сентябрь көнне Апас үзәк китапханәсе "Татарча диктант" дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылды. Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Рәүхәт кызы Сафина Апас үзәк китапханәсендә Гомәр Бәшировның «Чишмә моңы җыр булды» публицистик язмасыннан өзекне укып, барлык катнашучыларны мәктәп партасы артына татар теле дәресенә кайтарды. Бу акциянең туган телебезне танытуда һәм телнең проблемаларына игътибарны арттыруда әһәмияте бик зур.